Агымдагы елның 25 маенда ВКС режимында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында абонент түләве күләмен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин үткәрде.
Киңәшмәдә ДБУ " Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор А.Н.Кудрявцева, идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы А.Б.Гревцов, мәгариф өлкәсендә программалаштыру секторы мөдире И. Р. Хәбибуллин катнаштылар.