2020 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында абонент түләве күләмен төгәлләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.