Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү турындагы мәсьәлә 2020 елның I кварталы һәм апрель айлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә каралды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразыев рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын бозуларны бетерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләсенең ничек яктыртылуы, Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын республика муниципаль берәмлекләрендә гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре белән таныштылар.
Киңәшмә эшендә социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.