Татарстан Республикасы спорт министрлыгында муниципаль учреждениеләрне (спорт объектларын, спорт мәктәпләрен һәм олимпия резервы спорт мәктәпләрен) үзгәртеп кору юлы белән Казан шәһәрендә 9 физкультура-спорт берләшмәсен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А. Хәсәнов катнашты.