Агымдагы елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышлары беркетмәләрен тыңладылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
Таттелеком-корпоратив аналитик үзәк тәҗрибәсе.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә заказчыларның, кулланучыларның һәм башка катнашучыларның оештыру һәм технологик хезмәттәшеге мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр әзерләү турында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге платформасы белән «Мәгълүматлар фабрикасы», «Ачык Татарстан», «Капитан күпере » һәм башка мәгълүмат системалары арасында мәгълүматлар алмашуны һәм мәгълүмат интеграциясен оештырганда оештыру-методик һәм норматив-регламент алымнарын билгеләү турында" 2007 ел, 29 нчы июль, 332 нче номерлы карары
«Капитан күпере» мәгълүмат системасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен декомпозицияләү буенча эш нәтиҗәләре турында.
Электрон карталарда күрсәтелә торган мәгълүматны эшкәртү һәм анализлау методикасы турында.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. һәм ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. катнаштылар.