Агымдагы елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика башкарма хакимият органнары – ТатҮБК оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Анда Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Чарада катнашучыларга ТАССРның барлыкка килүе, республика Хөкүмәте һәм Хөкүмәтнең беренче җитәкчесе - ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Сәхиб-Гәрәй Сәетгалиев турында тематик фильм күрсәттеләр.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән татарстанлыларга котлау телеграммасын Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, үз чиратында, татарстанлыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Тантаналы чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.