Агымдагы елның 2 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышлары беркетмәләрен тыңладылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
«Ачык Татарстан» һәм «Капитан күпере» платформаларын интеграцияләү эшен оештыру турында.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча якын килүләр турында.
«15-50-32» системасының барлык күрсәткечләрен бәяләү өчен кирәкле мәгълүматны формалаштыру тәртибе буенча методик рекомендацияләр эшләү турында.
Алабуга муниципаль районы мисалында муниципаль берәмлек өчен «15-50-32» системасы күрсәткечләрен исәпләү өчен мәгълүматлар базасын формалаштыру турында.
Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мониторингы өчен күрсәткечләр исемлеген формалаштыру турында (муниципаль берәмлекләр киселешендә).
Татарстан Республикасында бердәм картографик нигез булмау проблемасы буенча Татарстан Республикасы Президенты адресына мөрәҗәгать әзерләү турында.
Хисап чорында фактта ирешелгән федераль күрсәткечләрнең мәгънәләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең җаваплы башкарма органнары тарафыннан максатчан күрсәткечләргә ирешмәү (булганда) сәбәпләре буенча квартал саен мәгълүмат бирү турында.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н. һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В. катнаштылар.