7 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында очрашуда катнашучылар әлеге проектны тормышка ашыру юллары турында тәкъдимнәр тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.