2020 елның 14 июлендә дәүләт органнарының һәм Россия Федерациясе субъектларының җирле үзидарә органнарының гражданнар һәм оешмалар белән цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсен кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары О.Ю. Качанов видеоэлемтә режимында үткәрде.
Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъекты территориясендә кире элемтә платформасын кертү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.