Видеоконференция режимында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш төркеме утырышы

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 15 июлендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру турында.

2019 елда балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре һәм 2020 елда аны оештыру буенча күрелә торган чаралар турында.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе турында» 2004 ел, 22 декабрь, 551 нче, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте Регламентын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты турында Нигезләмәне раслау хакында»2005 ел, 5 декабрь, 563 нче карарларына үзгәрешләр кертү турында " 2006 ел, 5 нче июнь, 361 нче номерлы карары

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе тәкъдиме буенча «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына дистанцион һәм читтән торып эшләүне җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү турында»973264-7 номерлы Федераль закон проекты буенча фикер алышу.

Утырыш эшендә социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International