2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасының цифрлы трансформация буенча Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасының агымдагы мәгълүмат системаларын үстерү турында. 2020-2021 елларда Татарстан Республикасы тармакларын цифрлы трансформацияләү;
Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтүләрне цифрлы трансформацияләү турында;
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү максаты белән хезмәтләрне күрсәтүне оптимальләштерү тәҗрибәсе турында;
Татарстан Республикасы дәүләт органнарының мәгълүмат системаларында һәм компьютер челтәрләрендә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү турында;
Дәүләт идарәсенең цифрлы трансформациясе турында.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.