2020 елның 1 һәм 3 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды.
Утырыш барышында Әгерҗе, Баулы, Лаеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Апас, Алексеевск, Балтач, Саба, Югары Ослан һәм Алабуга муниципаль районнары вәкилләренең муниципаль районнарда сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү турында чыгышлары тыңланды.
3 сентябрьдә шулай ук «Мәскәү биржасы» ГАҖ Идел буе филиалы вәкиленең индивидуаль инвестицион счет мәсьәләсе буенча чыгышы тыңланды.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.