Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген «Корстон» КСККда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышы узды.

«2017-2019 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе эше һәм алдагы чорга бурычлар турында» төп нотык белән Татарстан Республикасы АПП генераль директоры А.М. Пахомов чыгыш ясады. Ул Ассоциациянең өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елда ассоциациягә 30 ел тула, дип искәртте.

Татарстан Республикасы АПП генераль директоры сәнәгать предприятиеләре исеменнән табышка салым буенча салым тотып калынган акча өлешендә предприятиеләргә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте, ул кайбер төбәкләрдә мондый ярдәм чаралары күрелүен хәбәр итте.

Хисап-сайлау җыелышында катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы АПП эшчәнлеген уңай бәяләде, оешмага һәм алга таба да республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International