Яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлеге һәм бәяләрнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләренең хезмәт базарындагы вәзгыять турында, шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләренең республика маркетинг үзәге ресурсларыннан файдалану турында чыгышлары тыңланды.
Муниципаль районнарда сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары үсеше турында Зәй, Лениногорск, Кама Тамагы, Лаеш, Кайбыч, Минзәлә һәм Яшел Үзән муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С.А. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.