Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Утырышы

2020 елның 11 сентябре, җомга

2020 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының киләчәктә социаль-икътисадый үсешен фаразлау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

2021-2023 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турында утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы Финанс министры Р.Р. Гайзатуллин чыгыш ясады.

2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турында «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе директоры А.М. Мифтахова хәбәр итте.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International