2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының киңәшмәләр залында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы янгын-коткару көчләренең үсеш стратегиясен һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы биналарын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасын(алга таба – Стратегия проекты) эшләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Н.В. Суржконың Стратегия проектының төп нигезләмәләре турындагы докладын тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты һәм стратегия проектына тәкъдимнәрен җиткерде.