2020 елның 17 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында ЕНВДНЫ юкка чыгару һәм салым салуның башка режимнарына күчү мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкиленең чыгышы тыңланды.
Муниципаль берәмлекләрдә сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары үсеше турында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге, Тукай һәм Әтнә муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М.Ш. катнаштылар.