2020 елның 18 сентябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе бинасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Э.С. Гобәйдуллин җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча утырыш узды.
Президиум әгъзалары, шулай ук, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары структурасын формалаштыру буенча мәсьәләләрне дә карадылар.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н. Кудрявцева «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының структурасын формалаштыру һәм штат санын билгеләү буенча методик рекомендацияләр турында» доклад белән чыгыш ясады.