Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре тарафыннан күрсәтелгән законнарның үтәлеше турында, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләренең үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланылды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International