2021 елның 15 июнендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Федераль күрсәткечләр өчен җаваплы Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарын тыңлау барышы турында, беркетелгән федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен 5 контурлы модель эшләү турында.
«Инностейдж» компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла торган күрсәткечләрне җыю модуленә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән килешүләр күрсәткечләрен кертү мәсьәләсен карау турында.
«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «ведомстволарның хисаплары» бердәм дәүләт мәгълүмат системасында булмаган күрсәткечләрне бирү мөмкинлекләре һәм механизмнары турында, Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге эшләвен оештыру өчен.
«Гражданлык хәле актларын теркәүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы»мәгълүмат базасын саклау планнары турында.
«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системаларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча эшче төркемне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлмәгән компанияләрне мәгълүмат системаларын, мәгълүмати технологияләр һәм программа продуктларын эшләүчеләр сыйфатында җәлеп итүнең нигезлелеген билгеләү буенча тәкъдимнәр кертү тәртибе турында»норматив хокукый акт проектына тиешле статус бирү хакында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., макроикътисади анализ бүлегенең баш белгече Пугачева Е. А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. һәм макроикътисади анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.