2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының ZOOM-конференция режимында утырышы узды.
Утырыш барышында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре тарафыннан каралучы оешмаларның финанс-икътисади хәле һәм хезмәт хакын түләү, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча булган бурычларны каплау буенча күрелгән чаралар турында чыгышлар тыңланды.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.