Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының «2021 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «2021 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, киңәшмәне ачып, бүген Татарстан Республикасы икътисадында җанлану күзәтелә, дип билгеләп үтте. Агымдагы елның 5 аенда ҖРП үсеше – 102,3%, сәнәгать җитештерүе индексы-104,3%, төзелеш эшләре күләме үсеше 2,4% тәшкил итте, ваклап сату әйләнеше 10,1% ка артты. Тулаем алганда, беренче яртыеллыкта консолидацияләнгән бюджетның үз керемнәре 149,3 млрд. сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Финанслар министры Р.Р. Гайзатуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджеты 125,5 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча мобилизацияләнгән. Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәү уңай характерлана. Республика консолидацияләнгән бюджетының һәм бюджетының планлы билгеләнешләре – 55% ка, җирле бюджетлар-53% ка үтәлгән.

Шулай ук нотыклар белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Сафиуллин М.А., Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Варфоломеева Е.Е. һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Р.Х. чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International