2021 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында бюджет өлкәсе учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен бердәм дәүләт заказчысын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Р.Н. Сабировның бюджет өлкәсе учреждениеләре өчен азык-төлек сатып алуны оештыру турындагы чыгышы тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.