2021 елның 29 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән беркетелгән федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан 5 контурлы модельне килештерү нәтиҗәләре турында.
Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.
Татарстан Республикасының максатчан программалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган дәүләт системасыннан алынган 2479 күрсәткечне анализлау нәтиҗәләре турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.