2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А.Р. Хәйруллин чыгышы тыңланды һәм тикшерелде:
Социаль әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең арадаш нәтиҗәләре турында;
Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү турында;
Цифрлы трансформация буенча Татарстан Республикасы рейтингы турында;
Цифрлы трансформация өчен җаваплы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарларының тест узу нәтиҗәләре турында (CDTO);
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Аналитик үзәк белән уртак эш турында;
Татарстан Республикасы Президентына тармакларны цифрлаштыру барышы турында республика министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан хәбәр итү графигы турында.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.