2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Н.В. Кондратова кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән халыкка финанс ярдәме күрсәтү белән бәйле дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллау өчен тәкъдимнәр әзерләнде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Идрисов Х.И. катнашты.