2021 елның 17 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә «Пространство үсеше институты» дәүләт бюджет учреждениесен булдыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һ. б. җитәкчеләре катнашты.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор А. Н.Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.