2021 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында 2021 елның август ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыяте мониторингы буенча оператив штаб утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
«Татарстан Республикасы буенча тулаем инфляция дәрәҗәсеннән артып киткән куллану товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең аерым төркемнәренә бәяләр үсеше турында»;
«2021 елда начар һава шартлары аркасында уңышлылыкны киметү шартларында азык-төлек товарларына бәяләр үсешен тоткарлау өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында»;
«Аерым азык-төлек булмаган товарларга бәяләр күтәрелү куркынычы һәм аларны киметү чаралары турында»;
«Төзелеш материалларына бәяләрнең кискен артуы һәм аларның үсешен киметү чаралары турында».
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.