Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координацион совет утырышы

2021 елның 24 сентябре, җомга

2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының ZOOM-конференция режимында утырышы узды.

Утырыш барышында хезмәт хакын түләү, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча бурычлары булган оешма вәкилләренең, әлеге оешмаларның финанс-икътисадый хәле һәм булган бурычларны каплау буенча чаралар турында, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм территориаль халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләренең чыгышлары тыңланды.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International