Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш штабы утырышы

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

2021 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

«ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләү җыю турында»;

«ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләүләр җыюны арттыру буенча кабул ителгән чаралар турында»;

«ККК белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында»;

«Аерым муниципаль районнар территориясендә ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап».

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International