2021 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы мәгариф, фән һәм технологияләр үсеше стратегиясен анализлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә «фән һәм университетлар» милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.