2021 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы узды. Көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 9 Республика проекты һәм дүрт Федераль закон проекты.
Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты. Парламентка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан кертелгән документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алыштылар. Бюджет-2022, депутатлар бәяләве буенча, балансланган, социаль юнәлешле һәм программа юнәлешле. 2022 елга бюджет проектында социаль әһәмиятле һәм беренчел чыгымнар өлеше гомуми чыгымнарның 80% ын тәшкил итә. 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Татарстан Республикасы бюджеты белән бер үк вакытта 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да тикшерелде. Ул шулай ук беренче укылышта кабул ителде.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.