2021 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә Татарстан Республикасының кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Утырышта түбәндәге темалар буенча чыгышлар тыңланды:
2021 елда балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында;
2021 елда балалар сәламәтләндерү оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү эшен оештыру нәтиҗәләре турында;
2021 елда балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру өчен билгеләнгән стационар тибындагы объектларны категорияләү (куркынычсызлык категориясен бирү) һәм паспортлаштыру буенча үткәрелгән эш турында.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.