Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 11 ноябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының беркетелгән федераль күрсәткечләрне исәпләп чыгаруның методик һәм технологик чишелешләре һәм аларның үзгәрешләренең динамикасын мониторинглау буенча юл карталарына тәкъдимнәрен анализлау турында;

Милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглауның Региональ ситуацион үзәкләре системасын булдыру буенча федераль проект турында;

Муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән «санлы җитлеккәнлек» федераль күрсәткечен исәпләү методикасына төзәтмәләр кертү нәтиҗәләре турында;

Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., директор урынбасары Гревцов А. Б, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International