2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев рәислегендә 2021 елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү турында, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләре мониторингы нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланылды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.