Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыяте мониторингы буенча оператив штаб утырышы

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2021 елның октябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы бәяләр торышын мониторинглау буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы буенча тулаем инфляция дәрәҗәсеннән артып киткән куллану товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең аерым төркемнәренә бәяләр үсеше турында;

Азык-төлек товарларына бәяләр дәрәҗәсен стабильләштерү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында;

Азык-төлек булмаган товарлар базарындагы агымдагы бәя вәзгыяте турында.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н. һәм социология бүлеге башлыгы Казанцева Л. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International