2021 елның 23 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Д. М. җитәкчелегендә Татарстан Республикасының милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның (алга таба - Россия ФАДН) ситуацион Үзәген булдыру буенча пилот проектында катнашуы турында фикер алышу буенча киңәшмә узды. Анда федераль башкарма хакимият органнарының һәм РФ субъектларының бүленгән ситуацион үзәкләрен бердәм системага кертү буенча сораулар каралды. Кинәшмәдә Россия ФАДН, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, «Татмедиа» агентлыгы, «Инностейдж» ДК, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре һ. б. катнашты.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А. Н.Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге, аның структурасы һәм төп эш принциплары презентациясе белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.