2021 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында цифрлы трансформация чараларын тормышка ашыру сораулары буенча утырышы узды.
Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Р.Н. Миңнеханов, Росреестр җитәкчесе урынбасары А. В. Штейников һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУ директоры киңәшчесе Д. С. Ферапонтов катнашындагы коллегия утырышында цифрлы трансформация мәсьәләләренең киң даирәсе каралды.
Коллегия утырышын Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Аглиуллин Ф. А. ачты һәм алып барды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.