Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;

35 яшькә кадәрге яшь галимнәрдә һәм белгечләрдә сәләтле һәм талантларны ачыклау системасының нәтиҗәлелеген бәяләү өчен учреждениеләр һәм хуҗалык итүче субъектларның мәгълүматын интеграцияләү алымнары турында;

«Гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар» Федераль күрсәткечен исәпләү методикасын эшләп бетерү нәтиҗәләре турында;

Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә оешмаларның муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән «санлы җитлегү» федераль күрсәткечен исәпләү методикасын эшләп бетерү нәтиҗәләре турында.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International