Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең «2021 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2022 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» гы мәсьәлә буенча уртак коллегиясе

2021 елның 17 декабре, җомга

2021 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Коллегиядә катнашучылар 2021 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетының көтелүче үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2022 елга бурычлар билгеләделәр.

Коллегия эшендә РФ финанслар министры А.Г. Силуанов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В. В. Бациев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International