2021 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.