2021 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы ранспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф.М. Ханифов җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында региональ һәм җирле әһәмияттәге юлларны техник тикшерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында шулай ук эшләрне башкару технологиясе һәм юл хезмәтләренең техник җиһазланышы мәсьәләсе каралды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н. һәм тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнаштылар.