2021 елның 23 декабрендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI Съезды узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Казан мэры И. Р. Метшин катнашты.
Съезд эше башында ТР ММО рәисе Э.С. Гобәйдуллин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 2021 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте. «Муниципаль хакимият органнары 2021 елда үз территорияләрендә халыкның тормыш сыйфатын күтәрү максатларында милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып баралар», - дип мөрәҗәгать итте ул Съезда катнашучыларга.
Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында җирле үзидарәнең республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте, авылда бизнесны үстерү, АПКга ярдәм итү, авыл халкын эш белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Билгеләнгән проблемалардан чыгып, съезда дәүләт хакимияте органнары һәм республиканың җирле үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү өчен өстенлекле мәсьәләләрне билгеләделәр.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән съезд эшендә директор Кудрявцева А.Н. катнашты.