«2021 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында»Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 19 гыйнварында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2021 елда Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин доклады тыңланды, ул министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, 2022 елга өстенлекләр һәм бурычлар турында мәгълүмат бирде.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Э. С. Каминский, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.И. Шакиров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

«Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә видеоконференцэлемтә режимында директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International