«2021 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 21 гыйнварында «Казан Экспо» халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең 2021 елда Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган йомгаклау утырышы узды.

Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе И.В. Баринов һәм Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары А. В. Журавский мөрәҗәгать иттеләр.

Коллегиядә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова доклады тыңланды, ул министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, 2022 елга төп приоритетлар һәм бурычлар турында хәбәр итте.

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль әһәмиятле товарлар сәнәгатен үстерү департаменты директоры урынбасары Л. А. Нургатина (ВКС режимында) һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International