2022 елның 25 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган киңәйтелгән киңәшмәсе булды, Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж.Ю. Әхмәтхановның доклады тыңланды, ул ведомствоның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында, шулай ук 2022 елга эшчәнлекне оештыруда өстенлекләр турында хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.