ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «2021 елда Татарстан юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турында»киңәйтелгән коллегия утырышы

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «2021 елда Татарстан юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы

2022 елның 25 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында 2021 елда Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф.М. Хәнифовның доклады тыңланды, ул министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, милли проектларны тормышка ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итте, шулай ук 2022 елга өстенлекләрне әйтеп үтте.

Куйбышев тимер юлы башлыгы В. В. Дмитриев һәм «Казан «халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры С. А. Романцев 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга үсеш планнары турында хисап белән чыгыш ясадылар.

Цифрлы трансформация өчен кадрлар әзерләү турында Россия транспорт университетының «Югары инженер мәктәбе» академиясе директоры Покусаев О.Н. сөйләде.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International