2022 елның 27 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2022 елга өстенлекле бурычларга багышланган йомгаклау киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегиядә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова доклады тыңланды, ул 2021 елда эш нәтиҗәләре, 2022 елга төп приоритетлар һәм бурычлар турында мәгълүмат бирде.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Л. Н. Шәфигуллин катнашты.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.