Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 февралендә Универсиада авылында (Казан шәһәре) «2021 ел нәтиҗәләре. 2022 елга бурычлар. Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү факторлар» дигән темага Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында киңәшмә

Видеоконференция режимында коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары А.И. Херсонцев һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А. Топилин мөрәҗәгать иттеләр.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов чыгыш ясады, ул министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, 2022 елга приоритетлар һәм бурычлар турында хәбәр итте һәм республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп факторларын билгеләде.

Моношәһәрләргә һәм Россия Федерациясенең 100 иң эре шәһәренә ярдәм чаралары турындагы мәсьәлә буенча ВКС режимында РФ ВЭБ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры И.В. Макиева чыгыш ясады.

Коллегиядә катнашучылар шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры А. И Исаевич, «Казан вертолет заводы «АҖ генераль директоры В. С. Гинсбург, «Саба» индустриаль паркы идарә компаниясе» АҖ генераль директоры, AliExpress Россия дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча вице-президент С. Ю. Лебедев, цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Р. Н. Миңнеханов чыгышларын тыңладылар, Стратегик инициативалар агентлыгының «Региональ үсеш» блогы директоры А.А. Смекалина һәм интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А. В. Солонович катнашты.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов чыгыш ясады, ул республиканың икътисадый эшчәнлегенә, шулай ук Икътисад министрлыгы коллективының 2021 елдагы эшенә югары бәя бирде.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International