2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының ZOOM-конференция режимында утырышы узды.
Утырыш барышында хезмәт хакын түләү, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча бурычлары булган оешма вәкилләренең, әлеге оешмаларның финанс-икътисадый хәле һәм булган бурычларны каплау буенча чаралар турында, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм территориаль халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләренең чыгышлары тыңланды.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.